Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин һәм Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Ислам Дашкин хәер-фатихасы белән Россия Коръән-хафизы Сөләйман Бикмаев Мисырда узган Коръән укучылар Халыкара бәйгесендә катнашты. Бу хакта Россия Диния нәзарәте хәбәр итә.
Чара Мисыр Президенты Абдулфәттах Сиси ярдәме белән уздырыла. Бәйге 60 илдән Коръәнне иң яхшы белүчеләрне җыйган, алар мөселманнарның Изге китабын яттан укуда һәм аңлатуда ярышкан.
Сөләйман, үз илен абруйлы халыкара бәйгедә лаеклы тәкъдим итеп, «Изге Коръәннең тулы текстын белү» номинациясендә өченче урын алган. Россия Коръән-хафизына бүләкне Мисырның вакф министры Усама аль-Азхари тапшырган.
Сөләйман Бикмаев Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында туып-үскән. Хәзер аңа 17 яшь, Казанда укый. Коръәнне 5 яшеннән өйрәнә башлаган, тулы текстны 13 яшенә ятлап бетергән. Сөләйманның иң төп укытучысы – әтисе, Пенза өлкәсенең Чаадай мәчете имам-хатыйбы Ислам Бикмаев була.