Милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләре ватандашлары белән бик зур эш башкара, Татарстан икътисады үсешенә, тынычлык һәм татулык саклауга зур өлеш кертә. Бу хакта Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Президиумының киңәйтелгән утырышында республика Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин белдерде. Бу хакта төбәк парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Ассамблея – безнең уртак йортыбыз һәм милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләре эшләгән эш – бәһасез. Чыннан да, бик күп нәрсә эшләнде, әмма безнең тагын бик зур резерв бар әле», – диде Фәрит Мөхәммәтшин. Шулай ук ул, җыелган халыкны Россия Конституциясе көне белән дә котлады.
Аерым алганда, ул коллегаларын урыннарда ешрак булырга, якташлары белән очрашулар уздырырга, аларга Татарстанда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре, йолалары һәм мәдәнияте турында аңлатырга, актуаль мәсьәләләрне күтәрергә өндәде. Шулай ук парламент башлыгы махсус хәрби операция зонасына, яңа территорияләр халкына һәм ярдәм кирәк башка кешеләргә гуманитар йөк җыеп җибәрүдә булышкан өчен рәхмәт әйтте.
Милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәләрнең, Татарстан Халыклар дуслыгы йортының һәм Ассамблея Башкарма комитетының 2024 елдагы эш нәтиҗәләре турында утырышта катнашучыларга Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Халыклары ассамблеясе рәисе урынбасары Ренат Вәлиуллин сөйләде.
Аның сүзләренчә, Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында ватандашлар белән даими эш алып барыла. Бу проблемаларны башлангыч стадиядә хәл итәргә булыша. Автономия вәкилләре базарларда, төзелешләрдә, сәнәгать оешмаларында һәм якташлары эшләгән башка урыннарда була, алар белән Россия законнарын үтәү турында сөйләшә.
«Автономия җитәкчеләре Татарстандагы югары уку йортларындагы чит ил студентлары белән актив эш алып бара, миграция сәясәте, Россия законнары, җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру максатыннан очрашулар уздыра», – дип өстәде ул.
Традицион мәдәниятләр бәйрәме төрле милләт вәкилләре арасында үзенә күрә күпер булып тора. «Аларның уңышы, күпмилләтле төбәк буларак, Татарстанның бай һәм үзенчәлекле традицион мәдәниятне саклау һәм үстерү курсын дәвам итүен ачык күрсәтә», – диде парламентарий.
Ул Татарстанда тынычлыкны һәм тотрыклылыкны саклау өчен хезмәт иткән һәр кешегә рәхмәт белдерде.
Алга таба Халыклар дуслыгы йортында Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе укучыларының хисап концерты узды. Бәйрәмдә катнашучыларны һәм кунакларны Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
«175 милләт вәкиле яшәгән, төрле халыклар мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре барлыкка килгән Татарстанда милләтара элемтәнең яхшы коралы табылды. Татарстан Халыклары ассамблеясе, Дуслык йорты, Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе эшли. Җайга салынган шушындый тәрбия процессы белән без иртәгәсе көнгә ышанып яши алабыз», – диде Дәүләт Советы Рәисе.