Татарстан Фотографлар берлегендәге пәнҗешәмбе очрашулары кысаларында «Татар-информ»да эшләүче фотограф, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Фотграфлар берлегенең элеккеге рәисе Рамил Гали «Мәскәү фотографиясе мәктәбе» мастер-классы үткәрде. Очрашу барышында ул талантны, җанны биреп эшләргә кирәк, дигән фикерен әйтте.
«Мин Мәскәүдә 15 ел эшләдем. Мәскәү фотография мәктәбе – ул бөтенләй башка дәрәҗә, анда конкуренция бик зур һәм фотограф үзенең бөтен талантын, җанын биреп эшләргә тиеш. Синдә яхшы фотоаппаратура булырга булырга тиеш, синең оператив, психологик яктан да бар әйбергә әзер, күренекле шәхесләр белән дә яхшы аралашуың зарур. Син йокларга ятарга мөмкин башкалада, ә уянып китәргә чит илдә. Чөнки төнлә дә эшкә чакырулары ихтимал. Мәскәү – ул масштаб», – дип сөйләде Рамил Гали фотографларга.
Очрашу барышында Рамил Гали мастер-класс та үткәрде. Үзе билгеләвенчә, ул шактый катлаулы гына килеп чыкты.
Рамил Гали чит илләрдә дә эшләү тәҗрибәсен уртаклашып, анда фотосәнгать югары дәрәҗәдә булуын ассызыклады. «Анда глянец та киң таралган, анда фотоларны басу да бик яхшы сыйфатлы. Бүгенге очрашуны үткәрү идеясе ничек барлыкка килде соң? Без картаябыз инде, тәҗрибәбезне бүлешергә тиешбез. Әлбәттә, мин Мәскәүдән 2015 елда киттем, бу бик яңа тәҗрибә дә түгелдер, әле дә анда яңарышлар бардыр. Ә Казанда үзебезнең фотография мәктәбе кала. Ул «Тасма»ныкы, шулай ук «Коммерсант»ныкы, анда бик көчле фотографлар», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Рамил Гали очрашу барышында РФ Халык артистлары Иосиф Кобзон, Алла Пугачёва, Валерий Золотухин, Россиянең атказанган артистлары - җырчы Алсу һәм Дима Биланны, шулай ук Андрей Малаховны фотога төшерүе турында сөйләде.
Кичә ахырында ТР Фотографлар берлеге рәисе Виктория Шиһапова спикерга чара өчен өчен рәхмәт белдерде һәм берлекнең яңа әгъзалары Светлана Нестеркина, Роман Жучковка таныклыклар тапшырды. Шулай ук «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында билгеле фотограф Владимир Зотов турында тапшыру-фильм чыгуы турында хәбәр иттеләр.