В.Е.Алемасов исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе 2025 елдан 50 мең сумга артып, 200 мең сумга җитәчәк. Бүген ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов шул хактагы указны имзалады.
Үзгәрешләр 1 гыйнвардан үз көченә керә.
Дәүләт премиясе җылылык энергетикасы һәм реактив двигательләр төзү буенча Казан фәнни-педагогик мәктәбен оештыручыларның берсе булган Россия Фәннәр академиясе академигы, ТР Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы Вячеслав Алемасов хөрмәтенә аталган. Ул 2014 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы белән гамәлгә куелган. Премия фән һәм сәнәгатьнең өстенлекле юнәлешләрен үстерүгә шактый өлеш керткән яшь галимнәргә тапшырыла.
Искәртеп узабыз, 2024 елда Татарстанның өч яшь галиме әлеге премия лауреаты булды.