Бүген көндез BMW автомобиленең 29 яшьлек йөртүчесе 12 яшьлек кызны бәрдергән. Мәктәп укучысы дәресләрдән соң җәяүлеләр кичүе буйлап светофорның кызыл уты янганда юл аша йөгереп чыгарга уйлаган.
Юл-транспорт һәлакәте Восстание урамында булган. Төрле тән җәрәхәтләре алган кызны хастаханәгә озатканнар.