Россия Президенты Владимир Путин Баш мөфти, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдинга бүләк тапшырды. Кремлин.ру рәсми порталында шул хакта хәбәр урнаштырылган, дип яза «Башинформ» агентлыгы.
Баш мөфти II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены белән бүләкләнде.
Бүләкләнүчеләр арасында шулай ук сәясәтче Геннадий Зюганов, хәрби хәбәрче Евгений Поддубный, композиторлар Александра Пахмутова һәм Игорь Крутой, артистлар Николай Басков һәм Николай Цискаридзе һ.б. танылган кешеләр бар.