Иртәгә, 30 ноябрьдә, Татарстанда һава торышының начараюы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр иттеләр.
Республика территориясендә төнге һәм көндезге сәгатьләрдә көчле бозлавык көтелә. Кисәтү шул исәптән Казанга да кагыла.