27 ноябрьдә Саранскидагы республика Мәдәният сараенда «Татар кызы Мордовия – 2024» Республика матурлык бәйгесенең финалы булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел конкурс беренче матур датасын билгеләп үтә – ул инде бишенче тапкыр үткәрелә.
Финалистларны һәм тамашачыларны Мордовия Республикасының мәдәният, милли сәясәт һәм архив эше министры урынбасары Альберт Сявкаев сәламләде.
«Бу кызларның һәркайсы матур булу белән бергә җиңүче дә, чөнки алар үзләренең иң яхшы сыйфатларын, татар гаиләсе традицияләрен, татар халкының мәдәниятен һәм телен белүләрен күрсәтү өчен сәхнәгә чыкты», - дип искәртте ул.
Бәйгедә төрле номинацияләр каралган иде. Алинә Әхмәтҗанова – «Иң тырыш кыз», Энҗе Харисова - «Иң серле кыз», Рамилә Арсланова - «Иң оста биюче», Алсу Тумпарова - «Иң дәртле кыз», Лия Тугушева - «Иң сөйкемле кыз», Альбина Бадамшина - «Иң нурлы кыз», Фатыйма Мусалиева «Иң оста кыз» дип табылды.
Быел конкурс тарихында беренче тапкыр ике өченче урын бирелде. Альбина Бадамшина - «Татар кызы Мордовия – 2024» Республика бәйгесендә өченче урынга һәм «Кыяфәтле-2024» титулына, ә Алсу Тумпарова шулай ук өченче урынга һәм «Нәфис-2024» титулына ия булды. Лия Тугушевага икенче урын һәм «Саранск гүзәле-2024» титулы тапшырылды.
Фатыйма Мусалиева исә «Татар кызы Мордовия – 2024» бишенче Республика бәйгесенең җиңүчесе дип табылды. Җиңүче таҗыннан тыш, Мордовия Республикасы татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе Руслан Мухаев аңа 50 000 сумлык сертификат тапшырды.