«Яшел төс – татар төсе» дигән әйберне шулкадәр башка кертеп урнаштырганнар... Чын татар киемнәре булган картиналарны табып карасыннар. Беркайда да татарлар яшелдән киенгән дип язылмаган.
Татарларның, сүз уңаеннан, монохром (бер төстән торган) киемнәре булмаган. Төсләр бик гармонияле булган. Татарлар һәрвакытта зәвыклы булган. Болар – кычкырып торган ачык төсләр түгел, барысы да чама белән. Без бию коллективларының милли костюмнарында төсләр мәсьәләсендә арттырып җибәрүне күзәтәбез икән, алар сәхнә үзенчәлекләрен күздә тотып эшли – сәхнә бераз төсне «йотарга» мөмкин. Әмма шушы арттыруны халык кабул итеп ала – алар, шулай булырга тиеш, дип саный башлый.
Элек «зәһәр» төсләр булмаган да бит, табигый буягычлар белән эш иткәннәр. Табигый төсләр тиз уңган һәм бераз вакыттан тоныкланган. Тагын бер кат кабатлыйм – татарларның зәвыгы булган. Музейларда да күзәткәнем бар – төсләр бик гармонияле. Бу – татарларның эстетикасын күрсәтеп тора дип уйлыйм, ди ул.
Солтан Салиев белән Рузилә Мөхәммәтова сөйләште. Тулы әңгәмәне «Интертат» сайтында укый аласыз.