Кариев театры директоры Илнур Гайниев «Һөнәр» фестивале башланып китәчәк 3 декабрь көнен «Булат көне» дип атады. Казанда «Һөнәр» бөтенроссия яшь режиссура фестивале 3 декабрьдән 8 декабрьгә кадәр үтәчәк.
«Фестиваль программасындагы беренче спектакль - Буа театрында Булат Гатауллин куйган «Гөлҗамал» спектакле. Шул ук көнне кичен яшь режиссерның Кариев театрында куелган «Шайтан. Егет, Кыз» спектакле премьерасы көтелә. Фестивальнең тантаналы ачылышы да шул вакыт булачак», – дип сөйләде театр һәм фестиваль директоры «Һөнәр»гә багышланган матбугат конференциясендә.
«Нияз Игъламовның бер фикере булды – фестиваль ул үз шәһәреңнән чыкмыйча гына төрле төбәкләрдәге төрле театрларда куелган спектакльләрне карый алу. Ә икенчедән фестивальләр артистларга һәм режиссерларга танышып эшлекле мөнәсәбәтләр корырга да ярдәм итә», – диде Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.
Ул барлык театр сөючеләрне һәм шәһәр кунакларын фестиваль спектакльләренә чакырды. Фестиваль афишасында 13 коллективның 14 спектакле көтелә. Спектакльләр Кариев, Тинчурин, Камал театрларында, «Әкият» татар дәүләт курчак театрында, Демидов утарында булачак.
Фестивальнең программа директоры Нияз Игъламов фестивальнең шартлары буенча теләсә кайсы яшьтәге режиссер-дебютант катнаша алуын искәртеп үтте. «Аларның киләчәктә зур режиссер булып китүе мөмкин», – диде ул «Әкият» курчак театрында «Кошкин дом» спектаклен чыгарган Наталья Егорованы искә алып.
«Нигезләмә буенча режиссер 40 яшькә җитмәгән яки режиссер дебюты яки ниндидер югары белем алганнан соң биш ел үтмәгән булырга тиеш. Дәүләт театрлары да, хосусый театрлар да катнаша ала», – дип фестивальгә катнашу тәртибе белән дә таныштырып үтте Нияз Игъламов.