Чаллы мэры Наил Мәһдиев махсус хәрби операция зонасындагы якташларына гуманитар ярдәм тапшырды. Бу турыда «Татар-информ» яза.
«Бүген хезмәттәшләрем белән махсус хәрби операция зонасында. Безнең хәрбиләргә транспорт чаралары, заманча җиһазлар һәм приборлар тапшырдык», - дип сөйләде ул Телеграм-каналында.
Шәһәр башлыгы шулай ук Чаллы һәм Татарстан хәрбиләренең хәрби бурычларын лаеклы үтәвен билгеләп үтте. «Автошәһәр даими ярдәм күрсәтә. Чаллы үзенекеләрне ташламый!» - дип язган ул.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, махсус хәрби операция башланганнан бирле бу гуманитар йөк 29нчы һәм агымдагы елда 15нче булып тора.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында волонтерларга махсус хәрби операциягә ярдәм итүдә мөһим өлеш керткән өчен рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән, үз тирәсенә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләреннән командалар җыеп эшли», - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.