Түбән Камада «Хезмәткә һәм оборонага әзер бул» кышкы фестивале узды. 1нче спорт мәктәбендә хезмәткәрләр арасында нормативлар кабул ителде.
Иң өлкән катнашучы Түбән Каманың мактаулы гражданины Николай Моржин булды. Өлкән яшьтә булуына карамастан, Николай Сергеевич хезмәттәшләреннән артта калмыйча, алтын билгесенә барлык нормативларны да үтәде. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Шулай ук ГТО нормативын алтын билгесенә спорт гимнастикасы буенча тренер Александр Тураев та тапшырды. Аңа 50 яшь булуга карамастан, ул 21 тапкыр турникта күтәрелде.