Татарстанда яшь буынның илнең үткәненә, аерым алганда Бөек Ватан сугышы чорына мөнәсәбәтенә багышланган фильм төшерелгән. Фильм мәктәпләрдә, төрле уку йортларында күрсәтеләчәк.
«Әлеге патриотик фильм «Безнең тарих – безнең горурлык» проектының беренче өлеше. Проектның икенче өлеше - фильмны мәктәпләрдә күрсәтү һәм кино караганнан соң укучылар белән сораштырулар уздыру», дип хәбәр итә проектның җитәкчесе, кинорежиссер Илдар Матуров.
Документаль фильм республиканың мәгариф оешмаларында, Җиңү паркында һәм башка объектларда төшерелгән. Фильмда Питрәч районында узган «Әлбәдән» тарихи реконструкция фестивале һәм «Рождение легендарной и непобедимой!» циклыннан Югары Ослан районында узган фестиваль күренешләре кулланылган.
«Мәгърифәти-агарту фильмының өстенлекле мотивы – ил тарихы белән кызыксынган, рухи үсешкә омтылган яшь буыннаң патриотик кәефе», дип ассызыклый проектны тормышка ашыручы «Мотор» продюсерлык үзәге.
Сюжет линиясендә фон буларак Бөек Ватан сугышы геройлары – ике мәртәбә Советлар Союзы герое, очучы Николай Столяров һәм Советлар Союзы герое, очучы Мәгубә Сыртланова язмышы тасвирлана.
«Мәктәп укучысының Бөек Ватан сугышы чорына мөнәсәбәте лейтмотив булып бара», дип ассызыклый Илдар Матуров.
Фильмда балаларны тарих дәресләрендә, спортзалда, «Үлемсез полк» рәтләрендә, мәктәп музеенда, патриотик лагерьларда күрергә мөмкин.