Бүген, 7 октябрьдә, Камал театрында Татарстанның халык артисты Фирая Әкбәрованың юбилей кичәсе үтә.
«Бенефис-кичәдә популяр башкаручылар, юбилярның сәхнәдәшләреннән котлаулар һәм спектакльләрдән күренешләр», дип чакыра театрның матбугат үзәге.
Күренекле актрисанының кичәсендә ул катнашкан «Өйләнәм.тат», «Гөргөри кияүләре» кебек театр репертуарындагы һәм татар театры тарихында калган Таҗи Гыйззәтнең «Чаткылар» кебек спектакльләреннән өзекләр күрсәтелә.
Җырчы драма артисты буларак билгеле Фирая Әкбәрованың Ришат Әхмәдуллин белән дуэты да вәгъдә ителә.
Татарстанның халык артисты Фирая Әкбәровага – 70 яшь. Тумышы белән Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылыннан. Татар тамашачысы аны татар киносының популяр артисты буларак та яхшы белә.