«Болгар мирасы» мәдәни-тарихи фонды Самара өлкәсе Ширәй авылында Попов тавында һәйкәл урнаштырырга җыеналар. Әлегә аңа «Кубрат хан нәселе» дигән эшче исем бирелгән. Скульптура тиздән Болгариядән Самарага китереләчәк. Бу хакта «Самара татарлары» сайты хәбәр итә.
«Шуңа бәйле рәвештә без постаментта урнаштырылачак әлеге скульптурага иң яхшы исемгә конкурс игълан итәбез», диелгән хәбәрдә.