Чаллы шәһәрендә чыгышы белән Минзәлә районыннан булган Ранил Заһриев фотосы төшерелгән баннер пәйда булды. Ул «Пединститут» тукталышы янында урнашкан. Бу хакта «Минзәлә-информ»га яшь спортчының әтисе, көрәш буенча мастер Ирек Заһриев хәбәр итте.
Баннерда Ранил 2022 елның маенда Иван Поддубный истәлегенә үткәрелгән Халыкара ярышларда 3 урын яулаган өчен медаль белән сурәтләнгән.
Шулай ук Ирек Заһриев Ранилнең быел август азагында Республика көненә багышланган турнирда 32 килограмм авырлык категориясендә 1 урын яулавын хәбәр итте.