Татар телендәге ябык әдәби конкурска җибәрелгән әсәрләр техник таләпләргә җавап бирергә тиеш дип ассызыклады оештыручылар Татар телендәге ябык әдәби конкурска багышлап «Татар-информ»да үткәрелгән матбугат конференциясендә.
«Әдәби конкурска әсәр тапшырганда куелган таләпләр була. Бастырылган биттә 1800 билге, 30 юл, юлда 60 билге булырга тиеш. Күбесе бу таләпләрне сакламаган. Бер биттә 40тан артык юл булганда, жюри әгъзаларына укуы авыр, күзне дә боза», – диде җиңүче әсәрләрне «Казан утлары» журналы өчен әзерләүче проза бүлеге мөдире, язучы Рафис Корбан.
Ул Хәбир Ибраһимның конкурста җиңгән «Исемлек» әсәрен мисал итеп китерде. «Текст курсивта җыелган. Алга таба әсәрләрне кабул иткәндә моңа игътибар ителсен иде», – диде ул.
«Фән өлкәсендә конкурслар уздырганда башта техник сайлап алу була, техник таләпләргә туыр килмәгән текстлар төшереп калдырыла. Хәтта сары кәгазьгә машинкада бастырылган әсәрләр дә бар иде. Рус хәрефләре белән бастырылганнар да булды», – дип темага кушылды жюри әгъзасы, әдәбият белгече Дания Заһидуллина.
«Без беренче конкурста «Компьютерны белмәгән өлкән кешеләр дә бар, текст килгән икән, танышыйк, укып чыгыйк», дигән фикергә килдек», – диде ул. Алга таба игътибар итү кирәген әйтте.
Дания Заһидуллина әсәрне тапшырганда жанрга да игътибар итүен сорады. «Өлкәннәр өчен язылганнар арасында балалар өчен булганнары да кереп киткән. Кабул иткәндә күз йөртеп булса да чыксагыз иде», – дип өстәде.
Оештыручылар конкурска әсәр тапшырганда жанр куелмаган яки дөрес билгеләнмәгән очракларда әсәрләрне номинациясен алыштырырга да туры килгән. Бу жюри әгъзаларына өстәмә мәшәкать тудыра.