Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Адымнар» күп телле мәктәбе коллективын Укытучылар көне белән котлады.
Бүген «Адымнар» мәктәбендә укытучылар өчен бәйрәм концерты узды. Тантаналы чарада Минтимер Шәймиев, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты.
Фото: © Михаил Захаров
«Халкыбызның элек-электән иң яраткан, иң зур хөрмәткә лаек булган шәхесләре укытучылар булды. Бернәрсәгә дә карамастан шулай булды», - диде Минтимер Шәймиев үз чыгышында.
ТР Дәүләт Киңәшчесе «Адымнар» мәктәбенә карата хисләре белән уртаклашты.
«Бу минем хыялым иде. Мәктәптә ничек шушындый шартлар тудырып була икән дип гаҗәпләнә идем. Бу башка сыя торган әйбер түгел иде. Менә хәзер шушындый шартларга кереп барабыз. Бүген бөтен мәктәпләр дә шундый дип әйтеп булмый әле. Алар санаулы гына. Бу елларда шушындый алты мәктәп ачтык. Бишенчесе белән алтынчысын быел Әлмәттә һәм Түбән Камада сафка тапшырдык. Кадерен белеп укырга, укытырга кирәк. Шуннан башка киләчәкне күзаллап булмый», - диде Минтимер Шәймиев.