Татар телендәге әдәби әсәрләр бәйгесенә килгән әдәби әсәрне бәяләгәндә беренче чиратта аның укылышлылыгына игътибар ителә дип саный әдәбият галиме, профессор Дания Заһидуллина.
«Жюри әгъзалары әсәрне укыганда, берничә критерийга игътибар итте. Беренчедән, аның укылышлылыгы мөһим, ул укылмый икән, нинди генә темага һәм проблемага багышланса да, укучыга кызык түгел», – диде ул Татар телендәге ябык әдәби конкурска багышлап «Татар-информ»да үткәрелгән матбугат конференциясендә.
Сүз Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Татарстан Республикасы Язучылар берлеге игълан иткән бәйге турында бара.
«Икенче критерий – аның заманчалыгы. Өченчесе – әсәрнең дөнья әдәбиятында барган процесслар белән аваздашлыгы», – дип дәвам итте Дания Заһидуллина.
«Шушы өч шарт төп критерий булды. Әлбәттә, бәхәсләр булды, кайбер әсәрләр матур тел белән язылмаган дигән тәнкыйть яңгырады. Без беренче бәйгедә вакыт кыскалыгын күз уңында тоттык, шуңа бу критерийны алга чыгармадык», – диде ул.
Әмма бу юлы конкурс озаграк вакытка игълан ителгәч, әлеге критерий да әһәмиятле булачагын белдерде галим.
Дания Заһидуллина мондый зур масштаблы әдәби конкурс үткәрелү татар әдәбиятын яңа биеклеккә күтәрү көченә ия булуын ассызыклады.