15 сентябрьдән Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны кимүе дәвам итә. Узган тәүлектә төбәктә тагын 783 кеше яңа коронавирус инфекциясе йоктырган.
Республикада яшәүче 62 кеше хастаханәгә китерелгән. 1 038 кеше бу чирдән терелеп чыккан. Стопкоронавирус.рф. порталында шул хакта хәбәр ителә.
Пандемия башланганнан алып, Татарстанда 176 726 кеше ковид йоктырган.