Кичә кич Югары Ослан районында Казан-Кама Тамагы трассасында юл-транспорт һәлакәте булган.
«Татар-информ»га шаһитлар хәбәр иткәнчә, «Лада»ны йөртүче хатын-кыз идарә итә алмаган һәм юл кырыена төшеп киткән.
«Юл-транспорт һәлакәте урыныннан пассажир хатын-кызны алып киткәннәр. Аның кулы сынган», - дип сөйләде авария шаһитлары.