Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы югары уку йортларында укучы студентлар өчен өлешчә мобилизация мәсьәләләре буенча кайнар линия ачты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Мобилизация белән бәйле вазгыятькә борчылучы студентлар 8 (800) 222-55-71 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин югары уку йортлары һәм көллият студентлары өчен өлешчә мобилизацияне кичектерү турындагы указ имзалаган иде.