Татарстанда ковид белән авыручыларның саны кими бара. Соңгы тәүлек эчендә йогышлы чирне 180 кеше эләктергән. Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматлары шуны күрсәтә.
Татарстанда яшәүче 86 кешене хастаханә шартларында дәвалау таләп ителгән. Пандемия башланганнан бирле республикада Covid-19 белән авыруның 148 129 очрагы теркәлгән. 143 326 кеше савыккан, узган тәүлектә шулар арасыннан 226 авыручы сәламәтләнгән.
Республикада соңгы өч тәүлек эчендә беренче тапкыр бер үлем очрагы теркәлде. Коронавирустан Татарстанда барлыгы 1 992 кеше вафат булды.