Татарстанда 14нче тапкыр «Ел табибы — Ак чәчәкләр» республика конкурсы узачак. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 17 июнь көнне Kazan Expo Халыкара мәгълүмат үзәгендә үтәчәк. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итте.
2022 ел конкурсында биш номинация тәкъдим ителгән: «Сәламәтлек саклау легендасы», «Беренчел звеноның иң яхшы табибы», «Елның медицина хезмәткәре», «Уникаль очрак» һәм «Ел табибы».
Бәйгедә медицина оешмаларының медицина һәм фармацевтика хезмәткәрләре, Татарстанның югары уку йортларының һәм урта махсус уку йортлары укытучылары (стажлары кимендә биш ел булган), медицина оешмалары, фармацевтика эшчәнлегенә лицензиясе булган һәм кимендә бер ел эшләгән даруханә оешмалары катнаша ала.
2008 елдан башлап барлыгы 333 кеше конкурсның номинантлары булды.
«Ел саен җиңүчеләрнең берсенә төп бүләк сыйфатында автомобиль тапшырылуы инде традициягә керде», – дип билгеләп үттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.