(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген 17.30 сәгатьтә Татарстан урамындагы 25/117 йортта газ шартлавы турында хәбәр килгән. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләгәнчә, шартлау биш катлы панель торак йортның якынча дүртенче катындагы фатирында булган. Хәзерге вакытта урында янгын сүндерү-коткару бүлекчәләре эшли. Халыкны эвакуацияләү бара. Бу мәгълүматка ачыклык кертелә.