(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Президент булган хәл турында белә. Оператив рәвештә урынга килгән ашыгыч хезмәтләр яңа мәгълүмат булган саен хәбәр итә. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә. Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Чаллыдагы биш катлы йортның дүртенче катында газ шартлаган. Өлешчә дүртенче һәм бишенче катлар җимерелгән.