(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы Чаллыда көнкүреш газы шартлау аркасында ике кеше зыян күргәнен хәбәр итә. 2010 елгы баланы ашыгыч медицина ярдәме бригадасы караган, һәм ул Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатыла. Аның 2004 елгы абыйсын ашыгыч медицина ярдәме табиблары карый.