(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Чаллыда торак йортта газ шартлау сәбәпле, зыян күргән өч кеше — 11 һәм 17 яшьлек абыйлы-энеле туганнар һәм 70 яшьлек ир-ат Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә реанимациядә ята.
«Медиклар зыян күрүчеләрнең хәлләрен тотрыкландыру өчен ашыгыч чаралар күрә», — дип сөйләделәр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Шулай ук шартлауда зыян күргән 22 яшьлек кызны да хәрабәләр астыннан чыгарганнар һәм хастанәгә алып киткәннәр.