(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан вице-премьеры - инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры Сәрдәр Умурзаков белән онлайн-очрашу уздырды. Чарада ике яктан да берничә зур компания вәкилләре катнашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Үзбәкстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирүен искәртте. «Без үзара файдалы элемтәләрне киңәйтүгә чын күңелдән шат. Үз ягыбыздан без тулы ярдәм күрсәтергә әзер», - диде ул. Үзбәкстан вице-премьеры, үз чиратында, Татарстан Республикасы Президентын һәм республика халкын Корбан бәйрәме белән котлады. «Бу бәйрәм безнең халыкларның рухи тормышында аерым урын алып тора.Ул безнең милли кыйммәтләрне: игелекне, шәфкатьлелекне, бер-береңә хөрмәтне гәүдәләндерә. Безгә сезнең белән хезмәттәшлектә уңышлар телим», - диде Умурзаков. Татарстаннан чарада «Татнефть», «Химград», «КМПО», КАМАЗ, «Иннополис» махсус икътисади зонасы һәм башка компанияләр җитәкчеләре катнашты.