(Казан, 23 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Казан ЦУМында яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясатырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Казан үзәгендә прививка ясау пункты 10: 00 сәгатьтән 20: 00 сәгатькә кадәр эшли. Табиблар, алдан язылмыйча, барлык теләүчеләрне дә чират буенча вакцинаның беренче компоненты белән прививка ясый. Үзең белән паспорт, медицина полисы һәм СНИЛС булырга тиеш. Искәртеп узыйк, ЦУМ сәүдә үзәгендә медицина хезмәткәрләре казанлыларга элек тә прививка ясады. Пункт март ахырында эшен туктатты, ә июль башында прививкалар ясау бригадасы яңадан эшне дәвам итте.