(Чаллы, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). 2020 елда Чаллыда 784 күп балалы гаиләне җир белән тәэмин иткәннәр. Бу хакта мэриядәге киңәшмәдә шәһәр Башкарма комитетының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсе башлыгы Ленар Гыйззәтуллин хәбәр итте. Җир кишәрлекләрен бирә башлаганнан бирле 7 753 гаилә гариза язган. Шул ук вакыттан 3 меңгә якын гаиләгә җир бирелгән. Элек Чаллыда яшәүчеләр Подсолнуха микрорайонында Тукай районының Азьмушкино авылы яныннан барлыгы 300 гектар, шулай ук Сәмәкәй бистәсеннән 34 гектар җир кишәрлеге алдылар. Соңгы тапкыр җир кишәрлекләрен узган ел Тукай районының Калмаш авылы яныннан бирделәр. Хәзер Чаллыда 4,7 мең гаилә җир өчен чиратта тора. Аларның барысын да җир кишәрлеге белән тәэмин итү өчен 700 гектардан артык җир кирәк, диде Ленар Гыйззәтуллин.