(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы инвестицион үсеш агентлыгы һәм Россия ислам институты 5 февральдән башланып китәчәк яңартылган «Ислам буенча финанс белеме 3.0» email-курслары ачылачагы хакында хәбәр итә, дип яза ТР Диния нәзарәте.
Курс кысаларында шәхси финанс планлаштыру нигезләре, традицион финансларның партнерлыклардан аермалары, ислам бизнесы этикасы нигезендә финансларны грамоталы алып бару һәм инвестицияләү серләре,; Ислам бизнес этикасы нигезендә рөхсәт ителгән актуаль финанс инструментлары, хәләл бизнеска инвестицияләр җәлеп итү механизмнары һ.б. өйрәнеләчәк.
Уку түләүсез. Курсның киңәйтелгән версиясе түләүле опциядә тәкъдим ителә.
Ай дәвамында һәр сишәмбе һәм җомга саен курста катнашучылар лекцияләр һәм гамәли биремнәр белән тематик хатлар алачак.
5 февральгә кадәр түбәндәге сылтама буенча курсларга теркәлү узарга кирәк: https://clck.ru/SqVfX .