(Казан, 12 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда микроавтобус белән җиңел машина һәлакәтендә бер кеше үлгән. Бу турыда фаҗига шаһитлары сөйләде. Шаһитлар сүзләренчә, бүген Чаллыда Техника урамында автозаправка янында җитди һәлакәт булган. «Хендэ» җиңел машинасы белән «Соболь» микроавтобусы бәрелешкән. «Җиңел машина йөртүче урында ук үлгән. Башка зыян күрүчеләр турында хәбәр юк», — дип ачыклык кертте һәлакәт шаһитлары.