(Казан, 12 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллы янында ир-ат дуслары белән утырганнан соң, Чулман елгасының бер ярыннан икенче ярына йөзеп чыгарга теләгән һәм батып үлгән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бүген 16.37 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына республиканың Тукай районында «Салават күпере» ял базасы янында Чулман елгасында ир-ат батуы турында хәбәр килгән.
Ачыкланганча, 29 яшьлек ир-ат дуслары белән яр буенда ял иткән. Берникадәр вакыттан ул бер ярдан икенчесенә йөзеп чыгарга булган, әмма хәле бетеп, батып үлгән. Зыян күрүчене фаҗига шаһитлары аңсыз килеш ярга алып чыккан һәм беренче ярдәм күрсәткән, әмма нәтиҗә булмаган.
Сулык коену өчен җиһазланмаган булган.