(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Әлки районында 35,6 мең гектар чәчүлек мәйданының 18,5 мең гектарыннан уңыш җыеп алганнар. Бу барлык мәйданның 52 процентын тәшкил итә. Бу турыда «Алькеевские вести» яза. Бер гектарданда уртача уңыш 37,4 центнер тәшкил итә, ә көзге арыш уңышы гектардан – 43,5 центнер. Игенчеләр 12 мең гектардан артык мәйданнан арыш суктырган, бу барлык мәйданнның 70 процентын тәшкил итә. Аграрийлар берьюлы арыш, арпа һәм борчак суктыра, кырларны саламнан арындырып, көзге уңыш өчен җирне сукалый. Район игенчеләре көзге культураларны чәчү эшенә дә кереште.