(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусы белән авырган пациентлар Иннополис медицина үзәгендә тернәкләндерү курслары уза алачак. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Казанның 7нче клиник хастаханәсе каршындагы Иннополис медицина үзәге Covid-19 коронавирусы, шулай ук пневмония белән авырган пациентлар өчен тернәкләндерү курслары үткәрә башлады», - дип искәрттеләр министрлыкта. Тернәкләндерү белгеч консультациясен, дәвалау физкультурасын, сулыш гимнастикасын, дәвалау массажын, шулай ук физиотерапиянең заманча алымнарын үз эченә ала. Тернәкләндерү мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча үткәрелә. Дәвалауга юлламаны клиник тәкъдимнәр нигезендә расланган күрсәтмәләр буенча алырга мөмкин. Стационардан чыкканнан соң ике атна узгач табиблар пациентларга яшәү урыны буенча участок табибына мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. «Татар-информ» агентлыгы 7нче хастаханәнең Covid-19 коронавирусы белән авырган пациентлар өчен Казанда беренчеләрдән булып тернәкләндерү курслары үткәрә башлавы хакында хәбәр иткән иде инде. Дәвалау учреждениесенә нигездә 50-65 яшьлек кешеләр килә.