(Казан, 6 июль, «Татар-информ», Арсений Каримов). Быел Казанда Комсомол һәм Зур Аккош күле пляжлары яңартылган һәм алар ачылачак. Аларны водолазлар тикшергән. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Реконструкциядән соң Зур Аккош күле, Комсомол пляжлары һәм „Кече Аккош күле“ ял итү урыны ачылачак. Анда пляж зоналары уңайлы һәм имин ял итү өчен заманча җиһазландырылган», — дип хәбәр итә матбугат хезмәте.
Шулай ук «Локомотив», «Тирән күл», «Зур Аккош күле», «Комсомол» пляжларын, Җиңү паркындагы «Зөбәрҗәт күл» янындагы ял итү урыннарын ачылырга әзер, әмма алар барысы да санитар-эпидемиологик вазгыять яхшыру белән генә эшли башлаячак.