(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы халыкның матди байлыгы дәрәҗәсе буенча РФ төбәкләре рейтингында унынчы баскычта урнашты. РИА Новости агентлыгы шундый мәгълүматлар китерә. Республикада халык кереме һәм товарлар белән хезмәтләрнең билгеле бер теркәлгән күләменең чагыштырмасы – 1,97. Рейтингта беренче өчлеккә Ямал-Ненец автономияле округы (3,11), Ненец автономияле округы (2,92) һәм Мәскәү (2,4) кергән.