(Чаллы, 6 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда яңа төрдәге Covid-19 коронавирусы һәм башка вируслы чирләр белән авыручылар саны Татарстан буенча уртача күрсәткечтән 14,7 процентка артыграк. Автокаланың баш санитар табибы Илгизәр Бариев эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.
Инфекция йоктыручылар саны буенча Чаллы Татарстанның 15 муниципалитеты арасында (аларда эпидемиологик вазгыять һаман да киеренке булып кала) унбренче урынны били.
Пандемия башланганнан бирле Автокалада коронавирус инфекциясе йоктыруның 737 очрагы теркәлгән. Башка авырулар белән аралашкан һәм авыру билгеләре булган 284 кеше карантинда утыруын дәвам итә. 534 кеше коронавирустан терелү сәбәпле яки Covid-19 билгеләре булмауга бәйле рәвештә, аларга медицина күзәтүе таләп ителми.