(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 38 яңа очрагы ачыкланган. Аларның барысы да әлеге чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте. «15 кеше хастаханәгә озатылган, 23 кеше өендә дәвалана», - диде Галимова. Ул билгеләп үткәнчә, авыруларның күбесе 30-50 яшь аралыгында (15 кеше) ачыкланган. Коронавирус йоктыручыларның күбесе Казанда (22 кеше) һәм Яшел Үзән районында (5 кеше) теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең 4787 очрагы теркәлгән, 3601 кеше (шуларның 12се – узган тәүлектә) терелгән. 1168 кеше дәвалануын дәвам итә.