(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Россиянең элекке баш санитар табибы, Дәүләт Думасы депутаты Геннадий Онищенко Covid-19 коронавирусының иң ачыкланмаган чыганагы нинди урын булуы турында сөйләде. Бу хакта «Парламентская газета» яза. «Минем бәяләвемчә, подъезд - эпидемиягә каршы чаралар үткәрү ягыннан иң «онытылган » урын. Монда баскыч култыксалары да, лифт, домофон төймәләре дә бар. Ә җәяүләп төшәсез икән, уфылдап өскә күтәрелеп килүче күршегезне очрата аласыз», - диде Онищенко. Аның сүзләренә караганда, подъезд да — җәмәгать урыны, бигрәк тә иртән, йортта яшәүчеләрнең барысы да эшкә барганда. Моннан тыш, подъездларда коронавирус озаграк саклана, чөнки анда кояш нурлары төшми. Онищенко перчатка һәм битлекне урамга чыккач кына түгел, ә фатирдан чыкканда ук кияргә тәкъдим итте.