(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Татарстанда ел башыннан алып муниципаль милек һәм җир кишәрлекләрен арендалау буенча бурыч 435 миллион сумга җиткән – бу узган елның шул чорына караганда 42 миллион сумга күбрәк. Бүген Премьер-министр Алексей Песошин үткәргән ТР Министрлар Кабинеты Президиумы утырышында шул хакта билгеле булды.
Премьер билгеләп үткәнчә, әҗәтнең гомуми структурасында төп сумма республиканың берничә муниципаль берәмлегенә туры килә. Алар арасында Казан (203 миллион), Чаллы (47,7 миллион) һәм Чистай районы (46,9 миллион) бар.
«Бүгенге көндә вазгыятьнең катлаулы булуы аңлашыла, әмма шуңа да карамастан, кайбер муниципалитетлар әлеге юнәлешкә контрольлек итеп кенә калмаган, ә бурычның артуына да юл куймаган. Әйтик, Баулы районының бер тиен әҗәте дә юк», - диде Алексей Песошин.
ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин 2020 елда республиканың 25 муниципаль берәмлегендә бурычның артуын билгеләп үтте. Шул ук вакытта, апрель аенда гына да җир кишәрлекләре буенча әҗәтнең күләме 33 миллион сумга арткан.
Фәнил Әһлиуллин искәрткәнчә, ТР муниципаль берәмлекләрендә 34 арендаторга – юридик затлар һәм шәхси эшкуарларга 43 аренда килешүе буенча 16,9 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән.