(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Түбән Тагил шәһәрендәге Милли мәдәниятләр сарае «Туган тел» татарча сөйләшү клубының онлайн дәресләрен дәвам итә. Татар телендә видеодәрес клубның социаль челтәрләрендә чыкты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Туган тел» татарча сөйләшү клубының беренче очрашуы февраль аенда узды. Коронавирус таралу сәбәпле, дәресләр Интернетта дәвам итте. Биредә мастер-класс тәкъдим ителде һәм тикшерү өчен текстлар бирелде. Комментарийларда җаваплар калдырырга һәм сораулар бирергә мөмкин.