Быелгы урып-җыю эшләрендә яшь Балык Бистәсе механизаторлары актив катнашачак
Быелгы урып-җыю эшләрендә яшь механизаторларыбызның да актив катнашуы көтелә.
Әле күптән түгел генә зур егәрлекле чит ил техникаларында эшләү өчен район агротехник техникумында 21 механизатор үз квалификаңияләрен күтәрделәр. Якын көннәрдә тагын 18 егетнең чыгарылыш кичәсе булачак. Кулларына тракторчы- машинист таныклыклары алган бу егетләр тәҗрибәле игенчеләр янәшәсендә икмәк фронтында катнашачаклар.
Фотосы: maxpark.com