Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлки районында “Яңарыш” фондына бер көнлек хезмәт хакларын күчерә башладылар

Татарстан җитәкчеләренең Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Мәрьям ана иконасы соборын торгызу өчен “Янарыш” фондына бер көнлек хезмәт хакын күчерү турындагы чакыруына әлкилеләр дә теләп кушыла башлады.

“Яңарыш” республика фонды средстволарына Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәрчегендәге тарихи һәйкәлләрнең торгызылуын күреп торабыз. Әлеге шәһәрләрдә булганда күп райондашларыбыз “бу олы эшләрдә минем дә кечкенә булса да өлешем бар бит” дип горурланып уйлап куядыр.

Инде әлеге изге эшнең дәвамы буларак республикада тагын бер акциягә старт бирелде – Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Мәрьям ана иконасы соборын торгызу өчен “Янарыш” фондына бер көнлек хезмәт хакларын күчерү башланды. Районда бу башлангычка беренчеләрдән булып район советы һәм башкарма комитеты, мәгариф, сәламәтлек саклау учреждениеләре кушылды. Алар инде фондка бер көнлек хезмәт хакларын күчерергә дә өлгерделәр. Башка оешма-учреждениеләрдә дә бу эш оештырыла башлады.

Яңа гына районыбызда “Яңарыш” фондының идарәче директоры, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова халык белән очрашты. Әлеге очрашу район мәдәният йортында узды. Башта районыбызның социаль-иіътисадый үсеше турындагы фильм күрсәтелде. Аннан Болгар  ислам академиясен төзү, Казан Изге Мәрьям ана иконосы соборын торгызуга багышланган фильмнар карадык.

Район башлыгы Александр Никошин әлеге очрашуда чыгыш ясап:

–Әлки халкы игелекле эшләрдә һәрчак активлык күрсәтте. Бу яңа  башлангычка да бердәм кулышырбыз дип ышанам,–диде.

Татьяна Ларионова:

–Без, татарлар, руслар, чуашлар төрле телләрдә сөйләшсәк тә, үзара аңлашып, дус, тату яшибез. Бу безнең зур байлыгыбыз. Әлкилеләрнең “Яңарыш” фондына ел саен саллы өлеш кертүе,бу җәһәттән республикада алдынгылар рәтендә булуыгыз өчен олы рәхмәт сезгә. Яңа башлангычны да хуплап алдыгыз. Ә киләсе елның җәенә мин сезне Болгар ислам академиясе бинасын ачу тантанасына чакырам,–дип билгеләп үтте.

Базарлы Матак урта мәктәбе директоры Луиза Абдрахманова, Карга авылы җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев чыгыш ясап, үз коллективларының республика җитәкчеләре чакыруына теләп кушылуларын әйттеләр, барлык райондашларны әлеге изге эшкә өлеш кертергә өндәделәр.

Реквизиты фонда «Возрождения»:
НО Республиканский фонд возрождения памятников истории и культуры РТ
ИНН/КПП 1655069125/165501001
ПАО «АК БАРС» Банк
Р/сч 40603810900029000245
к/сч 30101810000000000805
БИК 049205805

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus