Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Россиядә аракының минималь бәясе артты

Россия Финанс министрлыгы боерыгы нигезендә, илдә аракының минималь бәясе 5 сумга артты.

Хәзер ул 190 сум тәшкил итә. Дәүләт Думасында бәя аермасын, юк дәрәҗәсендә, дип кенә саныйлар: икътисадый сәясәт комитеты рәисе урынбасары Виктор Звагельский фикеренчә, Финанс министрлыгы боерыгы контрафактка каршы көрәштә нәтиҗәле чарага әйләнә алмаячак.

Шулай итеп, инде әйткәнебезчә, Россиядә аракының минималь бәясе күтәрелде    – ул, бүгеннән башлап, 0,5 л сыешлы бер шешә өчен 190 сум тәшкил итә. Моңа кадәр иң очсыз аракы 185 сум тора иде. Бәяне арттыру турында карарны Финанс министрлыгы кабул итеп, бу җәһәттән тиешле боерык интернетта рәсми  хокукый мәгълүматлар порталында басылып чыкты. Шул ук вакытта коньяк белән брендиның минималь бәяләре элеккечә үк калды: 0,5 л сыешлы бер шешә бренди өчен – 293 сум һәм шундый ук күләмдәге коньяк өчен    –  322 сум, диелә Финанс министрлыгы боерыгында.

Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Виктор Звагельский Финанс министрлыгы чарасын аңлатып, аның контрафакт хәмергә каршы көрәшү максатында кертелүен билгеләп үтте. Тик Звагельский әфәнде фикеренчә, бу аерма – юк дәрәҗәсендә генә. “Биш сум гына бернинди дә нәтиҗә бирмәячәк. Легаль әйләнештән “качмасын” өчен  продуктның әлеге төренең минималь бәясе 220–230 сум булырга тиеш”, – диде ул «Говорит Москва» радиостанциясе хәбәрчесе белән әңгәмәсендә. Звагельский әфәнде сүзләренә караганда, бәя үзгәртү продукцияне куллануга яки күләменә йогынты ясамый. “Биш сум кулланучы өчен берни түгел. Чөнки фактта бу продукцияне минималь бәядән – 185 сумнан табып булмый иде. 190 сумлыгын да автомат рәвештә контрафакт дип атарга мөмкин”, – дип белдерде ул. Депутат әйтүенчә, Финанс министрлыгы боерыгы контрафактка каршы көрәштә нәтиҗәле чара булып китә алмаячак.

 0,5 л сыешлы бер шешә аракының минималь бәясен 5 сумга арттыру тәкъдимен гыйнвар ахырында Россия икътисад министры урынбасары Олег Фомичев үткәргән хәмер базарында дәүләти җайга салуның нәтиҗәсен һәм көндәшлекне көчәйтү буенча эш төркеме утырышында  “Росалкогольрегулирование” (“РАР”) вәкилләре җиткергәнлеген искә төшерик.

http://www.kukmor-rt.ru/

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus