Әлмәт театрында берьюлы 5 режиссер эшли
Әлмәт театрында кызу эш өсте.
Яңа сезонда тамашачыларыбызны артистлар ким тигәндә 4 премьера белән сөендерәчәк, чөнки бүгенге көндә театр бинасында 4 режиссер эшли: Эдуард Шахов – «Кибет», Булат Хайбуллин – «Кар астында кайнар чишмэ», Булат Бадриев – «Сигезле бию», Ильгиз Зайниев – «Земля Эльзы» спектакльләрен сәхнәләштерә. Атаклы режиссерлар коллективын театрның кабатланмас режиссеры Ильяс Гәрәев җитәкли. Димәк, безне мавыктыргыч театр сезоны көтә!