Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Лениногорскида «Кышкы озын кичләрдә» дип исемләнгән фольклор кичәсе узды

Лениногорскида Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә Зәй-Каратай авылы мәдәният йортында эшләп килүче «Рәйхан» ансамбле катнашында «Кышкы озын кичләрдә» дип исемләнгән фольклор кичәсе узды. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.

Татар халкы борынгы заманнардан алып көндез эштән арып кайткач, кышкы озын кичләрдә үзенчәлекле аулак өйләр, кич утырулар оештырган.

Әлеге чара «Рәйхан» ансамле тарафыннан театральләштерелгән күренеш белән башланып китте. Алар әдәбият-сәнгать сөючеләргә үзенчәлекле биюләр, онытылып баручы җырлар, истә калырлык күренешләр тәкъдим иттеләр.

Фольклор кичәсе халкыбызның үзенчәлекле йолалары, кыз сандыгының хикмәтләре, бүгенгә көнгә кадәр сакланып килгән милли уеннары, җыр-моң, баян, тальян моңнары белән үрелеп барды. Тамашачылар «Парлашу», «Сигезле», «Орчык әйләндерү», «Йомгак урау» «Тотам-тотышлы» һәм «Йөзек салыш» уеннарында теләп катнашты.

Шулай ук татар халкының үтемле мәкальләре, табышмак, әйтемнәре, тизәйткечләре, күңелне илһамландыра торган җырлар башкарылды.

«Рәйхан» ансамбле солисткасы Тәслимә Шәрипова яшьлек хатирәләрен искә төшереп, чишмәгә кер чайкарга төшкән якты истәлекләре белән бүлеште һәм үзенең дәртле биюе белән күпләрне әсир итте, моңлы җырлары белән тамашачы күңелендә гүзәллек хисләре уятты.

Элек-электән, аулак өйләрне, кич утыруларны моңлы гармун, тальян моңнарыннан башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Зәй-Каратай авылы мәдәният йорты җитәкчесе, «Рәйхан» ансамбленең сәнгать җитәкчесе, төбәкнең танылган, виртуоз баянчысы Рөстәм Идиятовның оста итеп гармун, тальянда уйнавы күңелләрнең нечкә кылларын тибрәндерде, тамашачыны әсир итте.

Чара барышында Лениногорскиның 11 гимназиясеннән килгән «Айсылу» театр түгәрәгенә йөрүче укучылар татар халкының «Май язу» йоласын тамашачыга тәкъдим итте. Әлеге чарада ике буын – өлкәннәр белән яшьләрнең бергәләп күңел ачуы, искиткеч гүзәл мизгелләрне күрсәтүе халкыбызның милли үрнәген тәшкил итте.

Татар халкының гореф-гадәтләрен, милли йолаларын торгызу, халыкка, бигрәк тә яшь буынга җиткерү максатыннан чыгып үткәрелгән чара җыелган әдәбият, сәнгать сөючеләр күңеленә хуш килде, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus