Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан галимнәре фестивальдә Идегәй татар эпосына багышланган доклад белән чыгыш ясады

«Дөнья халыклары эпослары» проекты кысаларында Мәскәүнең Милләтләр йортында «Идегәй» героик эпосы: бердәмлек - илнең чәчәк атуы» фестивале узды. «Идегәй» татар эпосына багышланган түгәрәк өстәл һәм татар коллективларының зур булмаган концерты оештырылды.

«Татар-информ»га Миләүшә Хәбетдинова сөйләгәнчә, фойеда борынгы халык уен кораллары күргәзмәсе һәм «Идегәй» дастанының язма версиясен булдыруга багышланган документлар күргәзмә оештырылган.

Доклад белән Казан кунаклары КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова чыгыш ясады. Ул чарада катнашучыларны «Идегәй» эпосы барлыкка килү тарихын сөйләде.

Аның «Нәкый Исәнбәт - «Идегәй» татар дастанының җыелма текстын төзүче» дигән доклады узган гасыр башына алып кайтты. Ул вакытта, авыр елларга карамастан, галимнәр киләчәк буыннарга бай фольклор материалын өйрәнү һәм саклау өчен кулдан килгәннең барысын да эшләгән.

КФУ доценты Фәнзилә Җәүһәрова «Идегәй» дастаны турында «Мотив структураның үзенчәлекләре» темасы белән чыгыш ясады.

Чарада «Идегәй» героик эпосы» документаль фильмының премьерасы булды. Фильмны төшерүдә һәм түгәрәк өстәлне оештыруда «Мәскәү татарлары берлеге» рәисе Гаяр Искәндәров актив катнашты. Түгәрәк өстәл азагында тамашачылар «Идегәй» дастанын театр сәхнәсендә кую тарихы белән танышты, костюм эскизларын һәм үткән еллар фотосурәтләрен карады.

Шулай ук сәнгать белеме докторы Рауза Солтанованың доклады да булды. Шулай ук танылган математик Сидик Афган чыгыш ясады, тарихи татар костюмының заманча мода белән бәйләнешен рәссам-модельер Лидия Соколова-Сербская ачык итеп күрсәтте.

Мәскәү өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Фаил Ибәтов Миләүшә Хәбетдинова белән тарих һәм фәнни мәсьәләләр темасына аралашты, уртак чаралар үткәрү мөмкинлекләре турында фикер алышты.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus