Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Метеоролог Яңа ел төнендә Казанда көтелгән һава торышы турында сөйләде

31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә Казандагы һава торышында капма-каршылыклар күзәтеләчәк. Көндез җылытканнан соң кичкә таба суытачак, юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин. КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Көнбатышта – антициклон, югары басым өлкәсе, көнчыгышта һәм Себердә – циклон, Баренц диңгезе үзәгендә – тирән циклон, Керчь бугазында Балкан циклоны күзәтелә, ә без – юл чатында. Яңа ел төнендә һава торышы капма-каршылыкларга бай булачак. Җылы фронт узганнан соң без күпмедер вакытка Төньяк Атлантикадан килгән циклонның җылы секторында калабыз, шуннан соң салкын фронт килә. Без циклонның тылдагы өлеше йогынтысында булачакбыз, һава массалары төньяктан киләчәк», - дип ачыклык кертте ул.

Россия Гидрометеоүзәге фаразлавынча, 31 декабрьдә Казан территориясе аша җылы атмосфера фронты уза. Көндез шәһәрдә һава температурасы 0..+1 градус тәшкил итәчәк, карлы яңгыр яварга мөмкин. Әмма төштән соң температура акрынлап түбәнәя башлый, 1 гыйнварга каршы төндә термометрның терекөмеш баганасы -5..-6 градуска кадәр төшәчәк. 1 гыйнварда шәһәрдә һава температурасы -3 градус тирәсе тәшкил итәр дип көтелә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus